13нче сентябрь- Бердәм тавыш бирү көнне Мамадыш халкын шәһәрнең үзәк мәйданындагы сәхнәдә зур концерт программасы көтә.

2015 елның 13 сентябре, якшәмбе

13нче сентябрь- Бердәм тавыш бирү көнне Мамадыш халкын шәһәрнең үзәк мәйданындагы сәхнәдә зур концерт программасы көтә. Анда районыбыз авыллары үзешчәннәре, фольклор коллективлары да катнашачак. Җырлар, биюләр яратучылар, барыгыз да рәхим итегез! Шунда ук сәүдә рәтләре дә хезмәт күрсәтәчәк.

Бу көнне районыбызның барлык сайлау участоклары да иртәнге сәгать 7дән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк. Алар халыкны кабул итәргә тулысынча әзер.

Ә без әлеге мөһим һәм әһәмиятле вакыйга якынлашканда мамадышлылар арасында чираттагы тапкыр “Ни өчен мин сайлауларга барам?” темасына сораштыру үткәрдек.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International