Бердәм тавыш бирү көне- гадәти генә көн түгел.

2015 елның 13 сентябре, якшәмбе
Сайлаулар 4 райондашыбызның балигълык яшенә җиткән көне белән туры килде. 18 яше тулган райондашлар өчен сайлау участокларында бюллетеньнәр генә түгел, истәлекле бүләкләр дә әзерләнгән иде. Исегезгә төшерәбез, 13 нче сентябрь көнне, 545 райондашыбыз сайлауларда тәүге тапкыр катнашты. 

Бердәм тавыш бирү көне- гадәти генә көн түгел. Бу зур бәйрәм, диләр район мәдәният бүлегендә. Һәр райондашыбызның күңелендә бәйрәм рухы хөкем сөрсен өчен концерт оештырдылар сәнгать осталары. Дәртле биюләр, җыр-моңнар һәр сайлау участогы турысында кичке сәгатьләргә кадәр дәвам итте. 

Бүген 13 нче сентябрь- Бердәм тавыш бирү көнендә мамадышлылар республика һәм районның киләчәген сайлый. Барлык сайлау участокларында да халык зур активлык күрсәтте. 1868 нче санлы сайлау комиссиясе рәисе Хәниф Сабиров сүзләренә караганда, халык бүген бик актив. Моны залдагы кешеләрнең күп булуы да раслый. 


Әлеге сәяси һәм мөһим чарада катнашырга дип, бирегә Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов та килде. Аның белдерүенчә, тавыш бирү процессыннан хокукы булган бер кеше дә читтә калырга тиеш түгел. 

Мамадыш районы ТСК рәисе Павел Смирнов белдерүенчә, бу сайлау кампаниясе чыннан да халыкның активлыгы белән үзенчәлекле икән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International