ГХАТ бүлегенең баш белегече Фәния Гаязова залда утыручы бәхетле гаиләләрне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән тәбрикләде. Алыштыргысыз “Семейные Страницы” мәгълүмати җыентыкны тапшырды.
Россия Федерациясе Пенсия идарәсенең Мамадыштагы бүлеге җитәкчесе Шамил Хәсәнов сертификатларны тапшырганда аларны законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсилләп сөйләде.
Шулай ук Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова гаиләләрне бәйрәмнәре белән котлап, изге теләкләрен җиткерде һәм Мамадыш районында яшәүнен перспективалары, дәүләт тарафыннан башкарыла торган чаралар белән таныштырды.
Автоград банкы специалисты Гузәл Садыкова, ана капиталын реализацияләү юлларын аңлатты.
Бәйрәм ахырында Фәния Гаязова ата-аналарга һәм бәйрәм кунакларына тагын бер тапкыр җылы теләкләрен җиткереп, барысын да истәлекле фотога төшәргә чакырды.