Мамадышлылар сәламәтлеккә дип шампан шәрабе түгел, ә газлы су салынган бокаллар күтәрде.

2015 елның 11 сентябре, җомга

Мамадышлылар сәламәтлеккә дип шампан шәрабе түгел, ә газлы су салынган бокаллар күтәрде. Аеклык көнендә шәһәр яшьләре сәүдә нокталарын, кафеларны спиртлы эчемлекләр сатудан баш тартырга чакыра. Әлеге акциягә район кулланучылар җәмгыяте теләктәшлек күрсәтте.

100 шешә Мамадыш лимонады районның спиртлы эчемлекләр базарына каршы чыкты. Яшьләр парламенты вәкилләре аек акылны сайларга киңәш итә. Оешма активистлары шәһәр үзәгендә “Эчмәгез, яшьләр“ дип исемләнгән акция оештырды. Дөрес, алкогольле эчемлеккә алмашка алынган лимонад өчен түләргә туры килә. Әмма аның бәясе сыра яки аракыныкы белән чагыштырганда, берничә тапкырга түбәнрәк.

Үтеп йөрүчеләр үзенә балачак тәмен сеңдергән лимонадны 20 сумга сатып алдылар, шунда ук эчеп, буш шешәләрдән акция исемен язарга тырыштылар.

Чарада катнашучылар арасында төрле буын вәкилләре бар иде. Аларның берсе дә җәмгыятьтәге сәламәтлек белән бәйле проблемаларга битараф түгел. Сүз уңаеннан, лимонадтан табиблар үзләре дә авыз иттеләр. мондый акциягә аларның фикере бары тик уңай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International