Август аенда башланып сентябрьдә дә дәвам иткән халык җыеннарының җәйге сезоны тәмам. Билгеле булганча эшлекле очрашулар авыл җирлекләрендә һәм шәһәрдә ТМШләрендә үткәрелде. Кичә аның соңгысын Совет урамы, 38нче йорт ишегалдында оештырдылар. Шушы тирәдә яшәүчеләр белән әңгәмә корырга район башлыгы Анатолий Иванов килгән иде. Ул иң элек традиция буенча, соңгы елларда төбәгебездә башкарылган мөһим эшләр белән таныштырды, алдагы чорга куелган бурыч-максатларны билгеләде. Алга таба җитәкче халык сорауларына җавап бирде. Аннан арендалы торак программасы хакында сорадылар. Беренче йорт быелның ноябрь аенда кулланылышка тапшырылачак икән.
Шулай ук “Вятка“ сәнәгать паркының мөмкинлекләре, Тукай һәм Җиңү урамнары киселешкән чатка җәяүлеләргә тротуар түшәү турында да сөйләштеләр.