ТР сәламәтлек саклау министрлыгы районнардагы медицина учрежденияләре пациентлары белән элемтәләр булдыра. Ике якта да бер-берләренә сөйләр әйберләр шактый. Мөрәҗәгатьләрнең берничәсе кичә мамадышлылар җиткерде. Министр урынбасары Ринат Җәләлетдинов халык күтәргән мәсьәләләрнең үтәлешен шәхси контролемдә тотачакмын,- дип ышандыра.
Киләсе ел башында Мамадышта гемодиализ үзәге ачылырга мөмкин. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиевка объектны кулланылышка тапшыру срогын хәл итү бурычын куя. Министрлык вәкиле кичә Мамадышка халыкны кабул итү өчен килгән иде. Аның белән очрашуга 9 якташыбыз язылган. Аларның һәркайсына уртача җидешәр минут вакыт бирелә.
Төп әһәмият гемодиализ үзәге темасына юнәлтелде. Бүген аңа 13 кеше мохтаҗ. Алар дәваланырга Яр Чаллы шәһәренә йөриләр. Атнага 3 мәртәбә барырга туры килә. Гөлия ханым бу график белән инде 14 ел яши икән. Шуңа да юл арасын кыскартасы килә, ди ул. Баш табиб Дамир Хаҗиев тынычландырып, әлеге мәсьәлә якын вакытта хәл ителәчәк,- дип белдерде. 1нче гыйнварга җиһазларны кайтару һәм урнаштыру төгәлләнергә тиеш. Бина һәм персонал да әзер булачак,- диләр.
Ә менә томограф хакында район үзәк хастаханәсе пациентларына хыялланырга иртәрәк икән. Әлеге җиһазның мөһимлеген министр урынбасарына икенче якташыбыз җиткергән иде. Ринат Җәләлетдинов бу аппаратның шактый кыйммәт булуын әйтә. Әмма: “Баш табибыгыз тырыш һәм үҗәт кеше, шуңа да нәтиҗәләр уңай булыр дип ышанабыз“,- ди ул.
“Мин җирле сәламәтлек саклау системасы эшенә бәяне үзегезгә куярга тәкъдим итәр идем. Республикада 43 район булса, Мамадыш уртача 12-16нчы баскычта. Модернизация темплары да күп әйберләр хакында сөйли- яңа операция блогы, офтальмология кабинеты, заманча балалар тудыру бүлеге, кадрлар мәсьәләсенең хәл ителеше... Дамир Фаязович җитәкчелегендә күп эш башкарылган”,- диде Ринат Җәләлетдинов.
Әңгәмәне дәвам итеп, министр урынбасары беренче урында профилактика булырга тиешлеген дә җиткерә. Заманча дәвалау учрежденияләре ачып кына да зур нәтиҗәләргә ирешеп булмаска мөмкин, халык үзе дә сәламәтлеге хакында кайгыртсын иде, дип теләде ул.