Атна башында район муниципалитеты бинасында традицион эшлекле киңәшмә узды. Аның бер өлешен мәгариф темасына багышладылар. Район башлыгы Анатолий Иванов уздырган эшлекле киңәшмәдә мәктәпләрдә балаларны тукландыру мәсьәләсе каралды. Мисалга, узган уку елында 86% (3724) бала өстәмә тукландырылган. Уртача көнлек сумма 20 сум 20 тиенгә төшкән. Мөгезле эре терлек, куяннар асрау, умарта тоту, ата-аналар взносларының көнлек суммасын 3-5 сумга киметергә мөмкинлек бирә. Уку йортларында 38 укыту - тәҗрибә һәм 15 сугару участогы бар. 9 ярдәмче хуҗалык, 38 теплица, 25 яшелчә саклау урыны һәм баз исәпләнә. 2015нче елда 132 гектар мәйданга яшелчәләр утыртылды. 2014нче ел нәтиҗәләре буенча мәктәп бизнес компанияләренең тулаем җыемы 7,5 миллион сум тәшкил итте. Балаларга ике тапкыр кайнар аш ашатуны оештыру, азык-төлек блокларын санитар норма һәм кагыйдәләр нигезендә матди-техник яктан ныгыту бурычы тора.
Эшлекле киңәшмәдә “Наско-Татарстан” ҖЧҖ нең Мамадыш районы филиалы җитәкчесе Динүс Хуҗаҗанов һәм Мамадыш Почта бүлеге җитәкчесе Фаяз Габдрахмановның доклад чыгышлары да тыңланды. Соңгысы газет-журналларга язылу кампаниясе нәтиҗәләре белән таныштыра. Фаяз Габдрахманов искәртүенчә, халык иң күп укый торган газеталар исемлеге башында район газетасы тора. “Нократ-Вятка” хазетасының гомуми тиражы 5 мең 185 экземпляр.