Татарстан Республикасы муниципаль берләшмәләре Советы игълан иткән “Республиканың быелгы иң яхшы төбәк иҗтимагый үзидарәсе“ конкурсына Казан ратушасында тантаналы төстә йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында алты Мамадыш ТОСы да бар. Нурия Әхмәдиева җитәкләгән “Көньяк“ ТОСы үз номинациясендә республика күләмендә җиңү яулап, 665 мең сум грант отты, калганнар – “Ушма аръягы“, “Үзәк“, “Фабричная“, “Көнбатыш“, “Нократ“ бишенче урында, алар да – призерлар. Шушы көннәрдә “Көньяк“ ТОСында эшлекле очрашу үтте.
“Көньяк“ ТОСында гомер кичерүчеләр белән очрашуга район җитәкчесе Анатолий Иванов килгән иде. Киңәшмәнең башында төбәк иҗтимагый үзидарәсен зур җиңүләре белән тәбрикләде ул. Алга таба район башлыгы төбәгебездә соңгы елларда башкарылган эшләрне анализлады, ТМШ эшчәнлеген бәяләде. Бу төбәктә яшәүчеләр үзләре дә әңгәмәгә кушылып, проблемалы урыннарны җиткерделәр.
Нурия Әхмәдиева җитәкләгән ТМШ-нә алты йорт керә. Аның әйтүенчә, грант акчаларына барысында да нидер эшлиячәкләр. Давыдов урамындагы 155, 153 Е, 157, 160, Юлчылар урамындагы 1, 3 йортлар да алар җаваплылыгында.
“Балалар мәйданчыклары, келәм каккычлар, мендәр киптерә торган урыннар ясау, эскәмияләр кую, ишегалларын төзекләндерү, тротуарларны рәтләү, асфальт җәйдерү, подвалына су кергән йортларның суын суырту өчен двигатель, эретеп ябыштыру аппараты алу шарт... Кирәкнең исәп-хисабы юк. Кешеләр шуны аңласын иде, безгә бергә тырышканда гына, яхшы нәтиҗәгә ирешеп булачак”,- диде Нурия Әхмәдиева.
Җыен барышында юллар мәсьәләсе дә, подъездларның реклама кәгазьләре белән чуарланган булуы да игътибарсыз калмады.