Яңа уку елын яхшы күрсәткеч белән каршы алалар.

2015 елның 8 сентябре, сишәмбе

Яңа уку елын яхшы күрсәткеч белән каршы алалар. 200 шәһәр һәм авыл мәгариф учреждениеләре арасында мамадышлылар икенче! Шәһәрдәге 3нче санлы мәктәп уку йортларын яңа уку елына әзерләү буенча республика бәйгесендә зур уңыш яулады. Моңа коллектив ике этапта да яхшы баллар җыеп ирешә.

Өченче ел рәттән мәгариф учрежденияләренең яңа уку елына әзерлеген бәяләү максатыннан республика конкурсы үткәрелә. Аңа нәтиҗәләрне Мәгариф һәм фән министрлыгы комиссиясе чыгара. Быел безнең районнан шәһәрдәге 3нче санлы мәктәп бәйгенең иң элек зона этабында җиңү яуласа, соңрак йомгаклау турында катнашып, икенче булды.

Әлеге мәгариф учреждениесен республика турында икенче урынны яулаган өчен 750 мең сум күләмендәге премия белән бүләкләделәр. Бу турыдагы сертификат мәктәпкә Бөгелмәдә узган республика укытучылар конференциясендә тапшырылган. Мәктәп җитәкчелеге сүзләренә караганда, комиссия мәктәп җиһазларының, территориянең тиешле таләпләргә туры килүен, 5 елга исәпләнгән үсеш программасын, ашханәне, медицина кабинетын, спортзалны, сыйныф бүлмәләренең уку елына әзерлеген тикшергән. Җиңүчеләрне 200 шәһәр һәм авыл мәгариф учреждениеләре арасыннан сайлап алганнар.

Сүз уңаеннан, 3нче санлы мәктәп 2012нче елда ачылган иде. Быел биредә 440 бала белем алачак. Бу күрсәткеч узган сезон белән чагыштырганда, 20 укучыга күбрәк дигән сүз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International