Мамадышлыларның Эчке эшләр министрлыгы порталы аша дәүләт хезмәтләре алу мөмкинлеге бар.

2015 елның 8 сентябре, сишәмбе

Мамадышлыларның Эчке эшләр   министрлыгы  порталы   аша   дәүләт   хезмәтләре  алу мөмкинлеге бар. Россия эчке эшләр министрлыгы ау, спорт коралы, зарарлау дәрәҗәсе чикләнгән корал алуга хокук бирүче лицензиягә, шулай ук кораллы саклауга, йөртүгә рөхсәт алу яки озайту өчен гариза бирүне, һәм башка төр хезмәтләрне дәүләт интернет порталы аша тормышка ашыра.

Интернет кешеләр тормышын күпкә җиңеләйтте. Төрле түләүләр башкаруны гына алыйк. Юл кагыйдәләрен бозган өчен штраф, дәүләт җыемы, салкын корал өчен белешмә алу – хәзер боларның барысын да электрон хезмәтләр порталы аша башкарып була. Җиңел дә, уңайлы да, вакытны да янга калдыра.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Россия ЭЭМ линиясе буенча 35 дәүләт хезмәтен күрсәтә. 2014 елда шушы өлкәдә 11 миллионнан артык хезмәт башкарылган. Шуларның 9 миллионы – электрон төрдә. Быелның беренче кварталында гына да республикабызда 3 миллионга якын дәүләт хезмәтләре күрсәтелгән. Аларның 95 проценты – электрон хезмәтләр.

“Гражданнарның Эчке  эшләр   министрлыгы   интернет-порталы линиясе  аша   дәүләт   хезмәтләр  алу мөмкинлеге барлыкка килде.

 Дәүләт   хезмәтләрен , аерым алганда, хөкем ителгәнлек булу яки булмау турында белешмә бирү буенча  хезмәтне , дәүләти һәм муниципаль  хезмәтләр күрсәтү буенча күп фунццияле үзәкләрдә www.gosuslugi.ru  интернет-порталы  аша  алырга мөмкин. Хәзер лицензия – рөхсәт бирү эше линиясе буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең барлык төрләре, шул исәптән шәхси каравылчы таныклыгы алу өчен дә гариза бирергә була”,- ди район эчке эшләр бүлеге өлкән инспекторы Руфат Фазылов.

Болай эшләү административ киртәләрне чикләтеп үтәргә, вакытны янга калдырырга, ахыр чиктә дәүләт хезмәте күрсәтү срокларын кыскартырга мөмкинлек бирер.

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International