Республика фермерлары өчен өр-яңа программа эшли башлавын хәбәр иткән идек инде. Аның инициаторы районыбыз башлыгы Анатолий Иванов. Нәкъ менә ул аграр министр Марат Әхмәтовка 8-10 баш мал тотучыларга да дәүләт ярдәмен күрсәтү идеясен әйткән иде. Яңа программада катнашырга район буенча барлыгы 240 кеше теләк белдергән булса, быел шуларның 60 сайлап алынган. Дәүләт ярдәме гариза язган һәр 4нче кешегә бирелә дигән сүз. Исемлеккә барлык авыл җирлекләреннән дә икешәр-өчәр теләк белдерүчене керткәннәр.
Быел әлеге программаны тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан 70 млн. сум акча бүленәчәк. Шуның 12 млн. сумы безнең районга каралган. 60 кеше икешәр йөз мең сум күләмендә ярдәм алачак. Исемлектә Колышчы авылыннан Алексей һәм Лилия Донниннар да бар. Бүгенге көндә бу гаилә 5 баш сыер, 1 ат, 3 тана, 1 баш үгез, бозаулар асрый.
-Мондый программа эшләве хакында авыл җирлеге башлыгы хәбәр итте. Сөендек әлбәттә. Үзебезнең генә көч җитмәс иде ерып чыгарга. Хәзер бөтен әйбер кыйммәт бит,- ди гаилә башлыгы Алексей.
Узган ел алар районның “Авылга йөз белән“ программасында катнашырга теләк белдергән булганнар. Авыл җирлеге башлыгы Равил Гафиятуллин таш, ком китерергә ярдәм иткән. Унбишкә тугыз метрлы фундамент салып, төзелешне башлап җибәргәннәр. Сарай өчен 1500 данә керамзит блок кайтарганнар. Стенасын осталар яллап өяргә туры килгән. Калган эшләрен үзебез башкарачакбыз, туганнар да ярдәм итәргә әзер,- ди Донниннар.
-Күпләп мал асрауның файдасы әлбәттә зур. Ай саен, сөт сатып кына да, 25-30 мең сум акча кертәбез. Көн саен 60-65 литр сөт тапшырабыз. Җәй урталарында бу сан 70 литр чиген дә узып китә. Дөрес, эше күп инде. Аның кадәр малны тәрбияләп өлгерергә кирәк бит,- ди Лилия Доннина.
Хуҗалыкта барлык эшләрне дә бердәм башкаралар. Гаилә башлыгы кыш айларында Түбән Сон фермасында хезмәт куйса, җәен көтүдә йөри. Үзенең МТЗ тракторы, печән чапкычы бар. Терлек азыгын шулар ярдәмендә дә әзерли, “Азык-төлек корпорациясе“ премия итеп мулдан икмәген, печән-саламын бирә икән.
–Бу программага керергә теләүчеләр күп. Быел ике кеше документларын тапшырды. Домниннардан тыш Түбән Сонда Нурлыхан Әкъбәров гаиләсе яңа абзарын җиткереп бетереп килә. Аларның җиде баш савым сыерлары бар. Киләсе елда тагын ике кешене әлеге программага кертергә тырышачакбыз. Быел авыл җирлеге буенча сыерлар саны сигезгә артты.
Программа акчаларын кире кайтарасы булмый, бары тик максатчан гына куллану шарт. Анда катнашырга теләк белдерүченең кимендә 3 баш сыеры булырга тиеш. Акчаларны алганнан соң, 3 ел эчендә аларның баш санын сигезгә кадәр җиткерү зарур. Гаилә фермасы кимендә 5 ел эшчәнлек алып барырга да тиеш әле. Бу шартлар үтәлмәсә, субсидияләрне кире кайтарырга туры киләчәк. Донниннар бу юнәлештә сыната торганнардан түгел. Киләчәктә хуҗалыкларын тагын да киңәйтергә уйлыйлар.
�учы Сергей Тимофеев һәм Артур Сәләхетдинов та икмәк үстерүнең тәмен яшьли татыйлар.