Мамадыш инспекторлары балаларга сабак укыта.

2015 елның 8 сентябре, сишәмбе

Акция кысаларында район ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Фатыхов һәм инспектор Рамил Шиһапов шәһәребезнең 4 нче санлы мәктәбенең 1 нче сыйныфында белем алучы 60 лап нәни райондашыбыз белән очрашып гамьле әңгәмә кордылар. Балалар креслосының, иминлек каешының мөһимлеге, велосипедта йөрү таләпләре хакында сөйләде инспекторлар. “Каникулларда иреккә күнеккән, йөгәнсезләнгән балаларга, әти-әниләренә дә юл йөрү кагыйдәләре хакында искәртү комачауламый. Агымдагы елда районыбызда балалар катнашында инде 10 авария теркәлде, шуларда 11 бала зыян күрде”,- диде ЮХИДИ инспекторы Рамил Шиһапов.

Айгөл Әхмәт

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International