Бәйрәм чараларының бер өлеше иң кечкенә шәһәрдәшләребез өчен әзерләнгән иде. Мәктәпкәчә белем учрежденияләре үзәк мәйданда “Балалар өчен лабиринт“ оештырды, рәсем ясарга һәм укырга яратучыларны Нократ яр буена дәштеләр. Шәһәр үзәге узган шимбә көнне бала-чага тавышыннан тынмады диярлек. Чөнки алар өчен район мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта, район хәрби комиссариаты каршындагы скверда төрле уеннар оештырылды. Аларның үҗәтләнеп, җитди йөз белән ярыш-бәйгеләрдә катнашуларына ничек инде сөенмисең. Кечкенә генә бүләк өчен дә алар ихлас күңелдән шатлануларын яшермәделәр.
Уеннарда катнашучылар арасында мамадышлылар гына түгел, ә күрше-тирә шәһәрләрдән килүчеләр дә бар иде. Шундыйларның берсе- Шакировлар гаиләсе. Алар Түбән Камадан. Бәйрәмгә очраклы гына эләккәннәр.
-Минем әти-әни тумышлары белән “Җәнлек“ совхозы бистәсеннән. Шәһәрдәге Нократ яр буе ял итү урыны турында ишеткәч, ике-өч ел инде, авылга кайтканда, яисә аннан киткәндә кереп чыгарга тырышабыз. Бүген исә очраклы гына эләктек. Озак тормабыз дип уйлаган идек. Мондагы уеннарны күргәч, балаларны аерып була мыни? Дүрт яшьлек Ясмина белән ике яшьлек Адилә дә уеннарда бик теләп катнаштылар. Бүләкләре дә аз түгел. Биредә алган мизгелләрне алар күңелләрендә озак сакларлар дип ышанам,– ди Гөлшат Шакирова.
Узган шимбә көнне иң зур сынауны Нократ яр буендагы чараларда катнашучылар узгандыр. Өйләдән соң биредә төрле программалар каралган иде. Балалар “Минем яраткан скверым“ темасына рәсемнәр ясадылар. Алардан аннары күргәзмә оештырылды. Яшь рәссамнарның күңел җылыларын салып тудырган сурәтләр яныннан тиз генә китәсе дә килми.
Пятилетка бистәсендә гомер итүче Ян Трасковскийның картиналары Нократ яр буена үзгә бер матурлык өстәде. Яр буенда ике кешенең кулларындагы савытлардан төрле төстәге буяулар сиптереп нидер ясаганнарына да күз төште. Сәнгать мәктәбе укытучылары Ришат Низамиев белән Нияз Вәгыйзов булып чыктылар алар. Егетләр кыска гына вакыт эчендә бетон өстендә ике менә дигән пейзажны ясап та куйдылар.
“Президент белән бергә“ иҗтимагый хәрәкәте активистлары, Балалар һәм яшүсмерләр йорты, политехник көллиятнең волонтерлары сәнгатьле уку буенча үзгә бер конкурс оештырдылар. Кырыкка якын кеше әлеге сынау аша узды. Бу чарага шимбә көнне үзләренең гаиләләрен корган яшь парлар Гүзәл һәм Ришат Шәйдуллиннар да эләкте. Аларның сәнгатьле укулары колакларны иркәләмичә калмады, әлбәттә. Бу аңлашыла да, яшьләрнең иң шатлыклы, бәхетле көннәре, күңелләре хисләр белән тулган.
-Акция Россиядә игълан ителгән Әдәбият елы кысаларында уздырыла. Аны “Без укырга яратабыз!“ исеме астында үткәрәбез. Максаты- халыкны матур әдәбиятка җәлеп итү,- ди Вера Фәйзриева.
Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре “Буккроссинг“, ягъни китаплар алышу чарасы оештырды. Кемдер үзенең китабын махсус шакфка куя һәм андагы үзенә ошаган икенче китапны куя. Бу хәрәкәт соңгы елларда бик популярлашып килә. Бездә ул тирән тамыр җәяр дип ышанып калыйк. Әлеге чарада беренчеләрдән булып район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова, политехник көллият директоры Николай Егоров, иң акти укучыларның берсе Галина Рылова һәм Фатыховлар гаиләсе катнаштылар.