Бердәмлек тау күчерә. Әлеге мәкальнең дөреслегенә без шимбә көнне уздырылган бәйрәм кысаларында тагын бер мәртәбә инандык. Быел төзелә башлаган “Яшьлек“ скверында гомумшәһәр өмәсе үткәрелде. Безнең иҗат төркеме дә әлеге чарага үзеннән өлеш кертте.
Әлеге объект Татарстанда игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы кысаларында төзелә башлаган иде. Шимбә көнне биредә хезмәт өмәсе үткәрделәр. Авыл җирлекләре “КамАЗ“лары бирегә кара балчык ташыды, шәһәребез оешма-предприятиеләреннән, учреждениеләреннән җыелган 150дән артык кеше аны сквер кырыена таратты. Алар арасында “Яр буе“ ТОСы рәисе Ленуза Мансурова да бар.
Моннан тыш бер төркем спирия агачы утыртылды. Берничә кеше сквер янәшәсендәге күпер һәм юл тирәсен куаклардан чистартты. Бердәм тотынгач, машиналар китереп аударган балчык, күз ачып йомганчы тиешле урынга урнаштырылды.
“Скверны төзекләндерүгә өлеш керткәнебезгә бик шатбыз. Шундый объект төзегәннәре өчен район җитәкчеләренә дә рәхмәт. Шәһәрдәшләребезгә, бигрәк тә яшьләргә ял итәр, очрашыр өчен тагын бер урын барлыкка килә, Алла боерса”,- ди Айдар Мотыйгуллин.
Политехник көллият өмәдә катнашучыларны кайнар чәй һәм коймак белән сыйлады.