Быел республикабызда Парклар һәм скверлар елы кысаларында махсус программа кабул ителде. Аның максаты – дистәләгән яңа объектлар төзү, булганнарын тәртипкә китерү, төзекләндерү. Безнең Мамадыш та программага актив кушылды. 5нче сентябрь көнне шәһәрнең берничә мәйданчыгында Парклар һәм скверлар көнен билгеләп үттеләр.
Бәйрәм иртәнге сәгать сигездә бал һәм кайнатмалар ярминкәсеннән башланды. Биредә Мамадыш умартачылары гына түгел, ә күрше-тирә районнардан килүчеләр дә катнаша. Кукмарадан килгән “Бариевлар“ крестьян-фермерлык хуҗалыгын Мамадышта да яхшы беләләр. Әлеге гаилә шәһәребездә умартачы кибете тота. Ярминкәгә шактый продукция алып килгәннәр.
Әйе, бу көнне теләгән һәр кеше балдан, кайнатмалардан авыз итә алды.
Ярминкәдә балдан тыш, кайнатмалардан да авыз итәргә була иде. Кече Сон урта мәктәбе өстәле аеруча мулдан күренә. Монда нинди генә төрдәге кайнатмалар юк: кабакныкы, алманыкы, карар карлыганныкы, җир һәм каен җиләкләренке... Кыскасы, чутына чыгарлык түгел.
–Болар барысы да мәктәп коллективы көче белән әзерләнде, – ди мәктәп директоры Тәнзилә Сәйфуллина.
Югары Сон, Көек-Ерыкса, Җөри һәм башка белем бирү учреждениеләре алып килгән кайнатмалар, балны алучылар да аз булмады. Безнекеләрдән тыш ярминкәгә Башкортостанның Нефтекамск шәһәреннән дә бал сатучылар килгән иде.