Бәйрәм чараларын спорт бәйгеләреннән башка күз алдына китереп тә булмый.

2015 елның 4 сентябре, җомга

Бәйрәм чараларын спорт бәйгеләреннән башка күз алдына китереп тә булмый. Скверлар һәм парклар көнендә дә аларның кайбер төрләре буенча ярышлар уздырылды. Уеннарда катнашучыларны яңгырлы һава торышы да куркытмый.

“Яшьлек“ скверы тирәли салынган асфльт юлдан велосипедларда узышуда унсигез малай һәм сигез кыз катнашты. Юеш булуга карамастан, егылучылар, тән җәрәхәтләре алучылар булмады. Дистанциядә иң аз вакытны малайлардан Красная Горка мәктәбе укучысы Владислав Дмитриев, кызлардан аның мәктәптәше Валентина Ильина күрсәттеләр.

“Үз көчләремә тулысынча ук булмаса да, ышана идем. Беренче өчлеккә керермен дип уйладым. Әмма җиңүче үк булырмын кебек түгел иде. Велосипедта ике яшьярымнан. Һәр кичне диярлек йөреп кайтырга тырышам. Хәзер мондый мөмкинлек яңа паркта да тудырыла”,- диде Владислав Дмитриев.

Бу көнне ГТО нормативларын да тапшырырга була иде. Башта соңгысында үзләрен сынап карарга теләүчеләр күренмәде. Ни әйтсәң дә, юеш җиргә ятасы бар бит. Иң сөендергәне- норматив тапшыручылар арасында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең активлыгы иде.

Шашка һәм шахмат төрендә дә көчлеләр ачыкланды. Шахаматчылар арасында Никита Ясәвиев ир-егетләр арасында үзенең көчле булуын расласа, Эльвира Хәмидуллинага шахматтан да, шашкадан да гүзәл затларыбыз арасында тиңнәр табылмады. Шашка буенча Разин Вилданов җиңү яулый.   

 

Яр буенда яшүсмерләр өчен иң кызыклы чараларның берсе Буяулар фестивале булгандыр, мөгаен. Чөнки аның кысаларында катнашучылар бер-берләренә төрле төстәге порошоклар сибешеп, бер-берләрен танымаслык хәлгә китерделәр. Рәхәтләнеп фотога төштеләр. Көчәеп киткән яңгыр да куркытмады үзләрен. Бәйрәмгә башкалабыз Казаннан килгән жонглер да ямь өстәде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International