Мамадышта 49845 тонна ашлык суктырылган.

2015 елның 4 сентябре, җомга

Мамадышта 49845 тонна ашлык суктырылган. Бер гектардан уртача 17,2 центнер уңыш чыга. Тагын якынча 6 мең гектар мәйданда яки барлык мәйданнарның 18 процентында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралардан уңыш җыясы калган. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе әнә шундый мәгълүматлар бирә.

Быел район буенча уңыш җыеласы мәйдан 35388 гектарны тәшкил итә иде. Төбәгебез аграрийлары шул мәйданнарның 29 мең гектарын суктырып, аннан 50 мең тоннага якын ашлык җыеп алдылар. Әлегә суктырылган мәйданнар барлык санның 81,8% тәшкил итә.

Быелгы урып-җыю кампаниясен беренчеләрдән булып “Старый мельник“ җәмгыяте төгәлләде. Шулай ук районыбызның фермерлык берләшмәләре, “Азык-төлек корпорациясе“, “Шакирҗанова“ хуҗалыгы, “Нократ“ агрофирмасы финиш сызыгына якынлашып киләләр. Бүгенге көндә эшләр аеруча “Трудовик-орлык“ агрофирмасында яхшы оештырылган.

-Урып-җыюны әкренләп төгәлләп киләбез. Эшне вакытында тәмамларга һава торышы комачаулады бит. Бүген төп игътибар ашлыкны югалтуларсыз җыеп алу. Зур проблемалар юк. Дөрес техника ватылмыйча тормый инде ул, вакытында запас частьларны китереп бирәбез. Тоткарлыклар булганы юк,- ди агрофирма генераль директоры урынбасары Илдус Әхмәтов.

Бу сезонда “Трудовик-орлык“ җәмгыятенең бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралары 2785 гектар мәйданда чәчелгән иде. Әлегә суктырылган җирдән 3633 тонна икмәк җыеп алганнар. Гектарыннан уртача уңыш 20-22 центнер тирәсе. Бу саннарның район күрсәткеченнән югары булуының төп сәбәбе- хуҗалыкта элиталы сортлар белән эшләүгә зур әһәмият бирелүдә. Иген басуларының өчтән беренә элиталы орлыклар чәчелә.

Хәзерге вакытта агрофирма басуларын 7 кыр корабы иңли. Алардан ашлык ташуга 5 йөк машинасы җәлеп ителгән. Ындыр табагы белән ике арадагы ераклык уртача 25-30 чакрымга җыела. Хуҗалык комбайнчылары арасында Николай Тимофеев лидерлык итә.    

-Быелгы һава шартлары уракны суза шул. Табигать шәфкатьлелек күрсәткән булса, без инде эшне төгәлләп, бөтен көчебезене көзге сукалауга юнәлткән булыр идек. Һава бозылган көннәрдә беребез дә тик тормый: комбайннарны караштырабыз, кемдер трактор, башка авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлый. Мин үзем “Т-150“ тракторын җыям. Урак бетүгә туңга сөрүгә керешеп китәргә исәп.

Николай Тимофеевтан тыш, шулай ук кыр корабы руле артында утыручы Николай Страхов, Руслан Мальцев, Александр Карпов, Александр Елесин, Сәмигулла Сәләхетдинов, Ралиф Хәбибуллин да тәҗрибәле игенчеләр. Өлкәннәр белән политехник көллияттә белем алучы Сергей Тимофеев һәм Артур Сәләхетдинов та икмәк үстерүнең тәмен яшьли татыйлар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International