“Хыял” яшүсмерләр клубы яңа уку елын заманча шартларда каршы ала. Быел әлеге учреждение урнашкан бинада республика Президент программасы буенча капиталь ремонт үткәрделәр. 29нчы август көнне төзекләндерелгән объект кулланылышка тапшырылды.
Шәһәр үзәгендәге “Хыял“ яшүсмерләр клубы агымдагы елда капиталь ремонт ясау буенча ТР Президенты программасына кертелгән иде. Моның өчен казнадан 4,5 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта төзекләндерелгән бинаны ачу тантанасында район башлыгы Анатолий Иванов хәбәр итте.
«Төбәгебездә тагын бер объектка икенче сулыш өрелде. Биредә 300 артык бала шөгыльләнә. “Созвездие“ “Йолдызлык“ республика бәйгесе җиңүчеләре “Непоседы“ һәм “Каприз“ бию коллективлары да шушында шөгыльләнәләр. Шулай ук яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчелеге дә әлеге бинада урнашкан. Монда хезмәт куючы тренерларга, хореографларга рәхмәт белдерәсем килә. Ә сез балалар гел хыялланып яшәгез! Беренче булырга хыялланып! Әлеге теләгегез һичшиксез тормышка ашачак»,- диде район башлыгы.
Анатолий Иванов “Хыял“ клубында шөгыльләнүче балаларның соңгы еллардагы уңышларын ассызыклап үтте, капиталь ремонт үткәргән “Мамадыштөзү“ җәмгыяте коллективына рәхмәтен белдерде, берничә төзүчегә Мактау грамоталары тапшырды. Аңа ия булучылар арасында штукатур-маляр Татьяна Сошина да бар.
«Мин штукатур-маляр булып 20 еллап хезмәт куям. Үз эшемне бик яратып башкарам. Бер генә һөнәр дә җиңел түгел инде ул. Һәркайсының үз авырлыгы, нечкәлекләре бар. Хезмәттәшләрем дә бик яхшы. Эшемә бәя биргәннәре өчен рәхмәт»,- диде Татьяна Сошина.
Ачылыш тантанасында катнашкан ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы вәкиле Наталья Пивоварова тулысынча төзекләндерелгән бина тагын да зуррак уңышларга юл ачсын иде, дип теләде. Ә “Мамадыштөзү“ җәмгыяте башлыгы Зөфәр Гәрәев мондый программалар эшләгәне өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерә.
Чыннан да, республика һәм район җитәкчелеге мәктәпләрдә укучылар, яшьләр спорт белән шөгыльләнүгә мөмкинлекләр тудыруны, сәламәтлекләрен ныгытуны иң мөһим бурычлары итеп саный.
Татарстан бюджетыннан “Хыял“ бинасына бүленгән акчага ремонттан тыш, клубка яңа җиһазлар, оргтхника, янгын сүндерү, газон кисү җайланмалары, баксерларга махсус инвентарь һәм башкалар сатып алынган.