ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш төбәгенә эш сәфәрендә район активы белән дә очрашты. Рәсми чара мәдәният йорты бинасында үтә. Парламент башлыгы килүенә мәдәният йортында район активы җыелган иде. Очрашуны сәламләү сүзләре белән Анатолий Иванов ачты. Ул кыскача гына район үсешенә нәтиҗәләр ясады, проблемалы мәсьәләләрне күтәрде.
Аннан соң сүз алган спикер: "Мамадыш районында уңай үзгәрешләр күзгә ташлана“, - дип билгеләп үтте социаль объектлар ачу тантанасында күргәннәрдән хис-кичерешләре белән уртаклашып.
Соңгы елларда төбәктә Татарстандагы Президент программалары кысаларында мәктәпләр ремонтлануын, ФАПлар төзелүен, һәм башка мөһим мәсьәләләрнең уңай хәл ителүен ассызыклады Дәүләт Советы рәисе.
Район активы белән очрашуда Татарстан Президенты һәм җирле совет депутатлары сайлаулары турында да сүз булды. Районда һәм республикада уңай үзгәртеп коруларны дәвам итәргә кирәк, моның өчен тотрыклы хакимият булырга тиеш, дип фикерен белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Район активы алдында ясаган чыгышын дәвам итеп Татарстан даими үсештә, социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре буенча Россия төбәкләре арасында лидерларның берсе булып тора, кешеләр моны күрә, дип белдерде парламент җитәкчесе.
Алга таба Фәрит Мөхәммәтшин мамадышлыларның теләк-тәкъдимнәрен һәм үтенечләрен тыңлады. Беренче булып спикерга күпбала анасы Алевтина Башкова мөрәҗәгать итте. Аларның гаиләләрендә бүгенге көндә 16 сабый тәрбияләнә. Шуларның 11 уллыкка алынган. Балаларның берничәсе коррекцияләү торак-мәктәбендә белем ала. Әлеге уку йорты өчен яңа бина төзү мөмкинлеге булмас микән,- диде ул.
Икенче мөрәҗәгатьне Зур Шыя мәктәбе директоры Лидия Баймурзина ирештерде. Ул Фәрит Мөхәммәтшиннан Красная Горкадагы элекке мәдәният йортын Халыклар дуслыгы йорты итеп үзгәртүгә финанс ярдәме сорый.
Ә Никифорово авыл җирлеге башлыгы Сергей Степанов торак пунктларга электр көтүчесе алу өчен дәүләттән субсидия булмас микән, дип мөрәҗәгать итә.
Фәрит Мөхәммәтшин бу үтенечләрне әлбәттә бер генә көндә хәл итеп булмый, әмма алар барысы да уңай чишелеш табачак, дип ышандырды. Соңыннан парламент башлыгы бер төркем хезмәт алдынгыларына Дәүләт бүләкләре тапшырды.