Район башлыгы урманчылар капкасына гол кертте. Төбәгебездә заманча эшләнгән спорт мәйданчыклары ачу дәвам итә. Узган чыгарылышыбызда Түбән Ушмадагы спорт объекты хакында сөйләгән булсак, бүгенге язма Җәнлек совхозы бистәсендә әзерләнде.
Әлеге универсаль мәйданчыкларда яшь спортчылар да, өлкәннәр дә футбол, баскетбол, башка спорт төрләре белән шөгыльләнә алалар. Яңа мәйданчыкны ачканда Урманчы авыл җирлеге яшьләренең дә теләкләре зурдан булуы ачыкланды. Тантанага кунаклар килеп җиткәнче үк төбәк яшьләре яңа мәйданчыкта кызып футбол уйныйлар иде инде.
“Элек без футбол уенын ачык кырда уйный идек. Туп читкә очып интектерде. Уенны еш туктатып торырга туры килә. Ә биредә территория әйләндереп алынган. Чирәм өслеге тигез, матур. Уйнарга да уйнарга инде,- ди Җәнлек совхозы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Илфат Кашапов.
Сигез торак пунктны берләштергән Урманчы авыл җирлеге районыбызда иң зурларның берсе. Муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов та бу төбәктә яшәүчеләргә мондый мәйданчык бик кирәк иде”,- дип искәртә.
“Электән үк Урманчы төбәгендә яшәүчеләрнең спорт потенциалы бик югары булды. Сезне хоккейда җиңү өчен нык тырышырга кирәк иде. Үзегезнең спортта яулаган үрләрегезне онытмагыз, 5киләчәктә тагын да югарырак уңышларга ирешегез”,– диде район башлыгы Анатолий Иванов.
Әлеге мәйданчыкны җиткерүдә зур өлешләрен кертүчеләргә, төбәкнең тырыш хезмәткәрләренә Рәхмәт хатларын тапшырды ул. Мәйданчык ишегендәге ал тасманы кискәннән соң, Анатолий Иванов яңа мәйданчыкны үзе сынап карады һәм символик гол кертте.
“Бу спорт мәйданчыгы безгә бик кирәк иде инде. Мин үзем 30 елдан артык шушы төбәк мәктәбендә физкуләтура фәнен укыиып, лаеклы ялга чыктым. Укучылар футбол кыры кирәк бит, дип еш сорыйлар иде. Менә ниһаять аларның теләкләре дә чынга ашты”,- ди мәгариф ветераны Владимир Бозин.
Тантаналы чара концерт номерлары белән аралаштырып барылды. “Өмет“ социаль приютының балалары хореографик номер күрсәттеләр. Җирле җырчылар да программаның үзәгендә булды. Музыкаль номерларны футбол кырыннан ишетелүче шатлыклы: “Гол!“–дигән авазлар гына күмеп киткәләде.