Бу Сон авыл җирлеге территориясендә соңгы елларда башкарылган эшләрнең тулы исемлеге түгел әле.

2015 елның 4 сентябре, җомга

Янгын сүндерү ДЕПОсы, юллар, биологик калдыклар полигоны төзү, су линияләрен, җирле үзидарә, мәдрәсә, ФАП, мәдәният йорты биналарын төзекләндерү, яңаларын сафка бастыру, зиратларның территорияләрен тәртипкә салу... Бу Сон авыл җирлеге территориясендә соңгы елларда башкарылган эшләрнең тулы исемлеге түгел әле. Киләчәккә дә планнары шактый аларның.

 

Районыбыз авылларында халык җыеннары дәвам итә. Анда җитәкчеләр белән берлектә соңгы елларда башкарылган эшләрне анализлыйлар, проблемаларны чишү юллары хәл ителә. Шундый чараларның чираттагысы Сон төбәгендә район башлыгы Анатолий Иванов катнашында үтте.

3 торак пунктны берләштерүче төбәктә 3 клуб, 3 китапханә, 1 музей, ике мәктәп, шул ук санда балалар бакчасы, 3 мәчет, 3 ФАП исәпләнә. Җирлектә 350 артык шәхси йорт хуҗалыгы бар. Авыл башлыгы Мансур Сәләхов хәбәр итүенчә, төбәктә гомер итүчеләрнең күпчелеге “Мамадыш азык-төлек корпорациясе“ җәмгыятендә хезмәт куя. Ә соңгы елларда башкарылган эшләргә килгәндә, алар шактый.

Төбәктә башкарылган эшләрдән җирлектә гомер кичерүче халык та канәгать.

Район башлыгы Анатолий Иванов ќирлек территориясендђ эшчђнлек алып баручы мђктђп, балалар бакчалары коллективларыныћ, авыл хуќалыгы оешмаларыныћ књрсђткечлђренђ дђ ућай билге куя. Җитәкче шулай ук авыл хезмәтчәннәре өчен булдырылган программалар турында тђфсиллђп сљйлђде, књп кенђ сорауларга нигезле ќаваплар бирде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International