Бу атнада “Вятка“ сәнәгать мәйданчыгының беренче чиратын төзү эшләре башланды

2015 елның 4 сентябре, җомга

Бу атнада “Вятка“ сәнәгать мәйданчыгының беренче чиратын төзү эшләре башланды. Мөһим объект урынына тәүге символик казык кактылар. Объектның беренче чиратын сафка бастыру 190 млн.сумга төшәчәк. Ә җитештерү паркын тулысынча кулланылышка тапшыру өчен 600 млн.сум акча таләп ителә. 

Атна башында һава торышы көзге көннәрне хәтерләтсә дә, чәршәмбе иртәсендә елмаеп җәй кояшы чыкты. Федераль трассадан шәһәргә кергәндә юлның уң ягында төзеләчәк “Вятка“ сәнәгать мәйданчыгы урынына тәүге казык кагарга килүчеләр моны яхшыга юрадылар. Тантаналы чарада чыгыш ясаган район башлыгы искәртүенчә, әлеге дата Мамадыш елъязмасына тарихи көн булып кереп калачак. “Безнең озак еллар дәвамында хыялланган теләгебез тормышка аша. Тарихи көн бу. Безгә ышаныч күрсәткәннәре өчен республика һәм ил җитәкчеләренә рәхмәт белдерәм“,- диде Анатолий Иванов.

Объектның беренче чиратын төзү 190 млн.сумга төшәчәк. Әлеге акчаларның 150 млн.сумы федераль, калган 40 млн.сумы Татарстан бюджетларыннан.

Сәнәгать мәйданчыгын тулысынча төзеп бетерү өчен 600 млн.сум акча таләп ителә. Парк 80 гектар мәйданны биләячәк. Анда кече һәм урта бизнес субъектлары эшчәнлек алып барачак. Объектның заказчысы ТР “Баш инвестицион-төзелеш идарәсе“. Генераль подрядчы “Төзелеш“ ҖЧҖ. Компаниянең генераль директоры Артур Гыймадиев әйтүенчә, бу республика гына түгел, ә гомумән Россия өчен мөһим вакыйга.

“Безнең белән бергә һава торышы да сөенә бүген. Биредә эшләячәк оешмаларда импортны алыштырырдай товарлар җитештереләчәк”,- диде Артур Гыймадиев.

Объектның беренче чиратын төзү ел азагына кадәр тәмамланырга тиеш.

“Беренче булып җир эшләре башланачак. Без хәзерге вакытта кирәкле материалларны туплыйбыз. Башлангыч чорда биредә дистәгә якын техника җәлеп ителер дип көтелә. Алга таба аларның саны тагын да артачак. Тиешле срокларга сыешырбыз дип уйлыйм”,- диде “Төзелеш“ җәмгыяте баш инженеры Александр Жиленков.

Сәнәгать мәйданчыгының беренче чиратын төзегәндә, 6 подрядчы һәм субподрядчы оешма вәкилләре хезмәт куячак. Әлегә бу паркта бу паркта бизнесларын җәелдерергә теләк белдергән 5 резидент бар. Шуларның берсе шәхси эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин.

“Бер ел элек кенә Анатолий Петрович бу мәйданчык хакында сөйләгәндә, мин ышанып та бетмәгән идем. Дөрестән дә, хыяллар чынга ашты. Бу зона уңышлы эшмәкәрләрне җәлеп итәчәк. Мин дә биредә ике җитештерү цехы ачарга ниятлим. Алар киләсе елга эшли башлар дип өметләнәбез”,- диде Рифат Мотыйгуллин.

Дин әһелләре Илһам хәзрәт Миннегалиев һәм Димитрий атакай Морозов хәер-фатыйхаларын биргәннән соң, булачак мәйданчык урынына тәүге символик казык кактылар. Әлеге җаваплы вазыйфаны Анатолий Иванов Рифат Мотыйгуллин белән берлектә башкарды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International