Районыбызда тантаналы төстә бер көндә ике яңа ФАП ачылды. Тулысынча җиһазландырылган модульле биналар Икенче ферма бистәсе һәм Ишки төбәкләрендәге биш авыл халкына медицина хезмәте күрсәтәчәк. Объектлар “Татарстан Республикасы халкына 2012-2016нчы елларда беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү” республика программасын тормышка ашыру кысаларында сафка баса.
Беренче тәбрикләүләрне икенче фермалылар кабул итте. Социаль яктан иң әһәмиятле объектларны кулланышка тапшыру тантанасында әлеге программаның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы тагын бер кат ассызыклана. Авыл медицина хезмәткәрләре уңайлы шартларда эшли, сәламәтлек системасының өстенлекле бурычларын үти алачак. Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов чыгышында әлеге фикерләр кызыл җеп булып сузылды.
«Авылларда ачылган биналар торак пунктларыбызга яңа сулыш өрсен иде. Дөньядагы авыр икътисадый вәзгыятькә карамастан, республикабызда барлык 30 артык Президент программасы да уңышлы эшләп килә. Соңгы елларда гына да районыбызда 14 яңа ФАП сафка басты. Гомумән, төбәгебезнең сәламәтлек саклау тармагында тамырдан үзгәртеп кору бара. Биналар ремонтлана, заманча җиһазлар кайтарыла, медицина учрежденияләрен яшь кадрлар белән комплектлау мәсьәләсе дә уңышлы хәл ителә»,- диде Анатолий Иванов.
Район башлыгы төзелештә актив катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев үзенең чыгышында республика һәм район җитәкчеләренә, төзүчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерде. Объектларның бик сыйфатлы итеп төзелүен, рекордлы кыска срокларда сафка бастырылуын әйтте. Тантанада катнашучылар милли киемнәрдән булган кызлар кулындагы ипи тоз һәм чәк-чәктән авыз иткәннән соң, кызыл тасманы кисеп, бинаның эченә үттеләр. Биредә сәламәтлек саклау тармагында 20 еллык эш стажы булган Резеда Мөнипова эшләячәк. Әлеге пункт өч авылдагы 329 кешегә хезмәт күрсәтә. Фельдшер бер үк вакытта Югары Ушма ФАПында да эшли.
62,5 квадрат метр мәйданлы яңа объект заманча төзелеш материалларын кулланып, барлык таләпләрне үтәп төзелгән, җиһазландырылган, янгын сигнализациясенә тоташтырылган, кайнар су белән тәэмин ителгән.
Алга таба районыбызның Ишки авылында да яңа фельдшер–акушерлык пункты ачылды. Модульле бина шулай ук республика программасы буенча төзелгән. Район башлыгы тантанага җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп: “Сезгә ФАПка профилактика өчен генә килергә язсын. Һәрбарчагызга да ныклы сәламәтлек телим!”– диде.
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев әйтүенчә, әлеге объект соңгы елларда кулланылышка тапшырылган 14нче яңа пункт. Ә модульле ФАПларның саны төбәгебездә 12гә җитте.
Яңа ФАП ачылышын тамаша кылырга килгән ишкилеләр арасында Фая апа Насыйбуллина да бар. Ул 35 ел гомерен шушы төбәк халкына медицина хезмәте күрсәтүгә багышлаган шәхес. Бүгенге көндә лаеклы ялда.
«Элекке ФАП белән чагыштырганда, монысы җир белән күк аермасы инде. Утын ягып җылыта идек. Шартлар юк иде. Туңа–туңа гына эшләдек»,– ди Фая апа Насыйбуллина.
Фая апаның эшен бүгенге көндә оныгы Лилия Тачаева дәвам итә. Аның да эш стажы 25 елга тулган инде. Ул Ишки һәм Әҗмәк (Васильево) авылларындагы 410 кешегә хезмәт күрсәтә.
Инт тат
«Мин бик канәгать. Бик матур бина. Шатланып эшләячәкмен»,- ди Лилия Тачаева.
Биналар ачылышы төгәлләнгәч, район башлыгы Анатолий Иванов авыл халкы белән әңгәмә корды, аларның сорауларына җаваплар бирде. Ә төбәгебезнең сәнгать осталары медицина хезмәткәрләрен өй туйлары белән котлап концерт номерлары бүләк иттеләр.