Мамадышлыларны Россия Федерациясе дәүләт флагы көне белән котладылар.

2015 елның 4 сентябре, җомга

Мамадышлыларны Россия Федерациясе дәүләт флагы көне белән котладылар. Шимбә кичендә Нократ яр буе сәхнәсендә әлеге датага багышланган тантаналы чара үтте.

22нче август көнне күп милләтле илебез халкы Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгеләп үтте. Нократ яр буе мәйданчыгында әзерләнгән программа РФ әләмен күтәрү һәм илебез гимнын башкару белән башланып китә.  

Герб һәм Гимн белән беррәттән, тынычлыкка омтылу һәм патриотизм, илебезгә булган ышаныч һәм иминлекне чагылдыручы аклы-зәңгәрле-кызыллы флаг Ватаныбызның мөһим дәүләт символы булып тора.  Соңгы дистә елларда әлеге атрибут сәяси тормышта һәм халык аңында аерылгысыз компонент, горурлык билгесе һәм милли-дәүләти бердәйлегебез символына әверелде. Ул милли мәнфәгатьләрне яклауга һәм илнең дәүләтчелеген ныгытуга омтылуда, буыннар алмашын саклауда Россия Федерациясе гражданнарын берләштерә, илебезнең социаль-икътисади һәм спорт казанышларын бергә туплый, хезмәт батырлыкларын һәм фәндәге яңа ачышларны дөньяга таныта. 

Бәйрәм чарасында төбәгебезнең иҗат коллективлары, үзешчән сәнгать осталары катнашты. Программага кертелгән әсәрләрнең күпчелеге Ватан, туган ил, туган як темасын яктырта иде. “Президент белән бергә“ иҗтимагый хәрәкәте активистлары тамашачыларга аклы-зәңгәрле-кызыллы тасмалар һәм гимн сүзләре язылган кәгазьләр өләштеләр.

Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көненә багышланган чараларның республиканың башка районнарында да уздырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International