Мамадыш аттракционнары көзге режимга күчте.

2015 елның 4 сентябре, җомга

Мамадыш аттракционнары көзге режимга күчте. Нократ яр буендагы балалар аттракционнары беренче көзге яңгырлар һәм салкыннарга кадәр эшләячәк. Быел алар яз-җәй чорында тулы куәтенә хезмәт күрсәтте. Рәсми мәгълүматлар буенча, сезон башыннан биредә бушлай билетлар белән генә дә 2 меңнән артык сабый күңел ачкан. Искәртеп узабыз, мондый мөмкинлек аз тәэмин ителгән, күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә, уку, спорт алдынгыларына, сәнгать тармагында зур уңышларга ирешкән нәни якташларыбызга тудырыла. Тагын бер мөһим яңалык- бу атнаның шимбәсе- 29нчы августта, ягъни шәһәр көне бәйрәмендә карусельләр сабыйлар өчен кабаттан бушлай эшләячәк. Ә гадәти көннәрдә атракционнар 13 сәгатәтән алып 20 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтә.

      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International