Ел дәвамында башкарылган эшләргә анализ, алда торган бурычларны билгеләү һәм халыкны борчыган проблемаларны өйрәнү. Бу көннәрдә район җитәкчелеге авыл җирлекләрендә һәм шулай ук шәһәр территориясендә дә очрашулар үткәрә. Район башлыгы Анатолий Иванов әле күптән түгел шәһәребезнең Толстой урамы, 5нче йорт адресы буенча яшәүчеләр белән очрашты. Әлеге чара күпкатлы торакның ишегалдында үткәрелә. Җыенны ачып, җитәкче соңгы елларда төбәгебезне үстерү буенча башкарылган эшләр, ирешкән күрсәткечләр белән таныштырды. Авыл хуҗалыгы, сәнәгать тармагы, төзелеш, мәгариф, мәдәният, спорттагы казанышларыбызга тирәнтен тукталды. Шәһәрнең соңгы елларда төзекләндерү буенча үткәрелгән республика һәм ил күләм бәйгеләрдә яулаган уңышларын да искә төшерде.
“Барлык күрсәткечләребезгә дә халыкның бердәм тырышлыгы нәтиҗәсендә ирештек. Киләчәктә дә шушы юнәлештән тайпылмыйча яшәргә язсын“,- диде Анатолий Иванов.
Ул шулай ук бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе яңа эш урыннары булдыру,- дип ассызыклады. “Вятка“ сәнагать паркын төзү әлеге проблеманың чишелеше булачак,- диде район башлыгы.
Очрашу барышында халыкның теләк-тәкъдимнәрен дә тыңладылар.