Мамадышлылар республика данын яклый.

2015 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Мамадышлылар республика данын яклый. Якташларыбызны курорт-шәһәренә, дәрәҗәле спорт бәйгесенә озаттылар. 4нче сентябрьдән 25енә кадәр Анапада урнашкан Бөтенроссия “Смена” балалар үзәгендә мәктәп укучыларының “Президент ярышлары” дип исемләнгән ил күләм ярышлары уза. Әлеге киң масштаблы чарада региональ этапта җиңү яулаган 2000 нән артык 7 нче сыйныф укучылары катнашачак. Алар иҗади, теоретик һәм физик конкурсларада сыналачаклар. ТР ның җыелма командасын бәйгедә шәһәребезнең 4 нче санлы мәктәбе һәм Т. Ушма авылы урта мәктәбе балалары тәкъдим итә. Анапага 25 райондашыбыз юл тотты. Без аларга хәерле сәфәрләр һәм зур җиңүләр телибез.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International