“Татарстан почтасы“ 2015 елның икенче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Россиядә газета-журналларга язылу буенча беренче урынны яулаган.

2015 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан почтасы 2015 елның икенче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Россиядә газета-журналларга язылу буенча беренче урынны яулаган. Билгеле, бу уңышта армый-талмый эшләүче хат ташучыларның өлеше зур. Өйдән-өйгә йөреп, алар халыкны матбугат чараларына язылырга агитацияли, басмаларның тиражын арттыра. Шуңа да ярты елга бер иң яхшы почтальоннарны ачыклау һәм бүләкләү матур гадәткә әверелде.


Бу атнада  “Татмедиа” АҖ базасында оешманың генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов хат ташучылар арасында үткәрелгән республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясады.

Конкурс шартлары буенча катнашучылар ике төп категория - район газетасына язылучылар саны арту һәм билгеле бер территориядә яшәүчеләрне колачлау тыгызлыгы буенча бәяләнә. “Кече шәһәрдәге иң яхшы почтальон” исеменә Мамадыш шәһәреннән Гөлгенә Гарипова лаек булды. Җиңүчеләргә “Татмедиа” җәмгыятенең Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар. Бүген сезне Гөлгенә Наил кызы Гарипова белән якыннан таныштырырбыз. Ул хәзер үзенең башка урында эшләвен күз алдына да китерә алмый. Әлеге һөнәр аңа кечкенәдән үк таныш.

Мин кечкенә чакта безнең авылда эшләүче хат ташучыга гел кызыгып карап тора идем. Аның газеталар өләшкәнен, кешеләр белән гел елмаеп сөйләшкәнен сокланып күзәттем. Шунлыктан, үзем дә бу һөнәрне сайлыйсы иттем.

Гөлгенә Гарипова почта элемтәсе тармагында 2008нче елдан. Бүгенге көндә Мамадыш шәһәренең үзәк өлешенә хезмәт күрсәтә ул. Бу зонада быелның гыйнвар аеннан эшли. Аның карамагында 368 йорт хуҗалыгы исәпләнә. Беренче яртыеллыкта хат ташучы “ТАТМЕДИА“ АҖ басмаларына әбүнә рәсмиләштереп 298 тираж җыйган булса, икенче яртыеллыкта аларның саны 314 тигезләшкән. Үсеш- 106%.

Кешеләргә гел тәкъдим итеп торабыз: шундый газетлар бар, мондыйлары чыга башлады дип. Әлбәттә хәзерге вакытта подписка туплау авырлашты. Әмма халык языла, укый. Беренче чиратта Нократкә язылалар.

Әлеге сукмаклардан ел дәвамында ничә мәртәбә үтүен дә, газета-журналлар белән шыплап тулган сумкасының күпме авырлыкта булуын да санамый, кар-бураннар, салкыннар, җил-яңгырларга да игътибар итми ул. Аның өчен иң мөһиме- куелган бурычны җиренә җиткереп һәм намус белән башкару, кешеләрнең ихтирам-хөрмәтен яулау.

Ул хезмәт күрсәтә торган урамнарда яшәүчеләр: “Хат ташучыдан уңдык”,- дип әйтәләр икән, бу – Гөлгенә Наил кызының эшенә иң югары бәя.

Елмаеп керә, ачык йөзле. Мин аның эшеннән канәгать,- ди Миңниса Нафыйкова.

-Вакытында газета-журналларны, вакытында пенсияләрне китерә. Эшендә алга таба да уңышлар телибез,- ди Гүзәл Вильданова.

Сүз уңаеннан, 1 сентябрьдә газета-журналларга 2016 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе башланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International