Татарстан Республикасының Эчке эшләр министры Артем Хохорин районга булган эшлекле сәфәре кысаларында шәһәр үзәгендә дә булды. Ул ведомство карамагындагы берничә объектны карады һәм шәхси состав белән дә очраша. Артем Хохорин район башлыгы Анатолий Иванов һәм эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Баһауов озатуында иң элек ведомстводантыш сак хезмәте урнашкан бинада булды. Ленин урамы, 107нче йорт адресы буенча урнашкан 3 катлы объект 687 квадрат метрны били. Анатолий Иванов белдерүенчә, бу бина иң элек районара салым полициясе өчен төзелгән. Әлеге хезмәт башка төбәккә күчкәнлектән, биредә наркотиклар әйләнешен контрольдә тотучылар эшләде. Ә хәзер йортның икенче каты тулысы белән “Ведомстводантыш сак идарәсе“ ФДУ филиалы карамагында. Коллективта 30 кеше исәпләнә. Бу атнадан шушы ук объектның 3нче катына миграция хезмәте, халык телендә әйткәндә, “паспорт өстәле“ күчте. 5 кешелек коллектив хәзер халыкны биредә кабул итә.
Шулай ук район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе, участок инспекторлары, административ практика да шушы йортка күчкән.
Бу үзгәрешләрне район эчке эшләр бүлеге урнашкан бинаның бер өлеше авария хәлендә булу белән аңлаталар. Коллектив җитәкчесе Айрат Баһауов ассызыклавынча, ул хезмәткәрләр өчен куркыныч тудыра. Хәзерге вакытта объектның иске өлешен җимереп, аның урынына яңа янкорма төзергә ниятлиләр. Әлеге мәсьәлә якын арада хәл ителер,- дип көтелә.
Министр хокук сакчыларының эш шартлары белән танышып чыкканнан соң, бүлекнең шәхси составы белән киңәшмә үткәрде.