Зур югалту.

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Район җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. Яшь чагыннан ук зур вазыйфалар башкарган, районыбыз тарихында матур эзен калдырган, олы җанлы шәхес, оста җитәкче Анатолий Александрович Арсентьев арабыздан китте. 

А.А.Арсентьев 1945нче елның 1нче маенда туган. Мамадышта урта мәктәп тәмамлаганнан соң, хезмәт эшчәнлеген 1963нче елның октябрендә район Советы башкарма комитетының юл бүлеге юл мастеры булып башлый. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, 1967нче елның декабрендә авыл хуҗалыгы һәм хәзерләүләр хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе итеп сайлана. 1969нчы елны, партия юлламасы белән, комсомолның Бохара Өлкә Комитетына комсомол оешмалары бүлеге инструкторы итеп җибәрелә. 1974нче елның мартыннан ул – Үзбәкстан комсомолы Үзәк Комитетында хезмәт эшчәнлеген дәвам итә. 1978нче елның сентябреннән – партия эшенә күчерелә. Коммунистлар партиясенең Бохара өлкә комитетында сектор, бүлек мөдире вазыйфаларын башкара. 1992нче елның мартында хуҗалык эшчәнлегенә күчә – Бохара шәһәрен тәэмин итү буенча идарә начальнигы урынбасары булып эшли башлый. 1994нче елны Анатолий Александрович бала чагы, яшьлек еллары узган Мамадышыбызга әйләнеп кайта һәм территориаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры итеп билгеләнде. 1995нче елдан ул район хакимиятендә эшләр идарәчесе, 1996нчы елдан аппарат җитәкчесе вазыйфаларын башкарды. Аңа Татарстан Республикасының 1нче класслы Дәүләт Киңәшчесе чины бирелде. 2005нче елны лаеклы ялга китте. 

А.А.Арсентьев олы җанлы, тыйнак, изге күңелле, кешелекле җитәкче, иптәш һәм дус иде. Хезмәттәге уңышлары өчен “Почет Билгесе“ ордены, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә“ медале белән бүләкләнде.

Анатолий Александрович Арсентьевның якты истәлеге йөрәкләребездә мәңге сакланыр. 

А.П.Иванов, И.Ф.Хафизов, С.М.Гыймранов, В.Н.Фәизов, Ш.М.Сабиров, И.М.Дәрҗеманов, А.П.Смирнова, Р.Г.Хуҗаҗанов, П.А.Смирнов, В.Я.Ефимов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International