2нче сентябрьдән ТР Президенты һәм муниципаль берәмлекләргә депутатлар сайлауга алдан тавыш бирү процедурасы да башланды.

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Ә 2нче сентябрьдән ТР Президенты һәм муниципаль берәмлекләргә депутатлар сайлауга алдан тавыш бирү процедурасы да башланды. Сайлаучылар 16.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә исә иртәнге 8 дән кичке 4 кә кадәр алдан тавыш бирә ала. Моның өчен территориаль сайлау участокларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Агымдагы атнаның чәршәмбесеннән ТР Президентын һәм муниципаль хакимият органнары депутатларын алдан сайлау башланды. Анда катнашу мөмкинлеге җитди сәбәпләр аркасында бердәм сайлау көнендә тавыш бирә алмаучыларга тудырыла.

“Ялга, командировкага китүчеләр, уку, эшләү яки башка сәбәпләр аркасында бердәм сайлау көнне тавыш бирергә бара алмаучылар территориаль сайлау участокларына 8 сентябрьгә кадәр барып, алдан сайлау хокукына ия. 9-12 сентябрь көннәрендә исә мондый мөмкинлек участок сайлау комиссияләрендә булдырылачак”,- диде территориаль сайлау комиссиясе рәисе Павел Смирнов.

Бүгенге көндә участок сайлау комиссияләрендә сайлаучыларның исемлекләрен тәгаенләү белән дә мәшгульләр. Бу бик мөһим процесс.

Ә алдан тавыш бирү өчен үзең белән паспорт һәм моның сәбәбен күрсәтеп, бары гариза язу гына кирәк. Гариза комиссия трафыннан карала, моның өчен башка документлар таләп ителми.

“Тавыш бирүчеләрнең мәгълүматлары теркәлгәннән соң, аларга икешәр бюллетень тапшырабыз. Алар махсус кабинкага кереп үзе теләгән кандидат турысына тамга сала һәм бюллетеньне урталай бөкләп конвертка салалар. Ул тавыш бирүче катнашында комиссия вәкилләре тарафыннан мөһерләнә һәм бердәм тавыш бирү көнендә участок сайлау комиссияләренә тапшырылачак”,- диде Павел Смирнов.

Алдан тавыш бирүнең беренче көнендә ТСК-нә 15 кеше килгән иде. Сайлаучылар 16.00дән 20.00 гә кадәр, ял көннәрендә исә 8.00 дән 16.00 гә кадәр алдан тавыш бирә ала. Территориаль сайлау участогы Мамадыш шђџђре, М. Ќђлил урамы, 23.33 нче йорт адресы буенча урнашкан.

13 сентябрьдә, ягъни бердәм сайлау көнне сайлау участоклары иртәнге 7.00 дән 20.00 гә кадәр эшләячәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International