Бу ялларда, ягъни 5-6 сентябрьдә Татарстанда “Парклар һәм скверлар көннәре” парклар мәдәнияте фестивале үткәрелә. Фестиваль программасы республиканың ачык һавадагы 50дән артык мәйданчыгын колачлар дип көтелә – чаралар 43 муниципаль районда, Яр Чаллы, Түбән Камада, шулай ук Казанның яңартылган 10 паркында уздырылачак.
Бу хакта кичә республика Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта Татарстан Президентының парклар һәм скверлар мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Наталья Фишман бәян итте. Ул искәртеп узганча, Татарстанда “Парклар һәм скверлар” республика программасы кысаларында 140 объектны төзекләдерү планлаштырылган. Хәзерге вакытта шуларның 116сында эш төгәлләнгән.
Билгеле булганча, Татартстан Республикасы Лидеры Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2015нче елның Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде Шул уңайдан иртәгә Мамадышта да Парк һәм скверлар көне бәйрәм ителәчәк. Чаралар иртәнге 8 сәгатьтә Совет урамында бал һәм кайнатмалар ярминкәсе белән башлана. Биредә үзенең баллы продукциясен тәкъдир итәргә теләгән һәркем катнаша ала.
Пожарка тавы итәгендәге яңа скверда велофристайл һәм велоузышлар оештырыла. Мамадышлылар һәм шәһәребез кунаклары бушлай чәй, коймак белән сыйлана алачак. Шулай ук “Берлога“ күңел ачу клубы янында шашлык татып карау парадында да катнашырга онытмагыз.
Көннең икенче яртысында Нократ яр буенда Буяулар фестивале уза. Бу – үзеңне, дусларыңны, бөтенләй таныш булмаган кешеләрне салават күперенең барлык төсләренә буяп, дөньяңны онытып күңел ачу дигән сүз!
Бәйрәмне оештыручылар китаплар алмашын да тәкъдим итәләр. Әлеге проект Мамадышта тәүге тапкыр тормышка ашырыла.
Парк һәм скверларга багышланган бәйрәм чаралары Җиңү паркында күңелле дискотека белән тәмамланачак. Тулырак мәгълүмат- безнең рәсми сайтыбызда урын алган. Адресы: Мамадыш-рт.ру.