Яңа сезонның тәүге ярминкәсе. Узган атнаның шимбәсендә көз-кыш-яз айлары дәвамында узучы авыл хуҗалыгы ярминкәләренең беренчесе оештырылды. Сентябрь ае урталарыннан башлап мондый чаралар график нигезендә үтәчәк.
Совет һәм Гагарин урамнары киселешкән чатта иртәнге сәгатьләрдән җанлылык, бәйрәм рухы хөкем сөрде. Сәүдә һәм күргәзмә чатырлары кордылар, учаклар ягылды, коймаклар пеште, самоварларда чәй кайнады. “Яңа уңыш“ ярминкәсен оештыручылар кунакларны әнә шул рәвешле каршы ала.
Мәктәп яны участогында үстерелгән продукцияләрне алып килгән идек. Сату әйбәт бара. Быел уңыш та әйбәт булды бит. Хезмәтебез әрәмгә китмәде.
Сәүдә өстәлләре дөрестән дә сый–нигъмәтләрдән сыгылып тора иде. Биредә районыбызның белем бирү учрежденияләре: 13 мәктәп, политехник көллият коллективлары, фермерлар һәм эшмәкәрләр сату итте. Уку йортлары бу продукцияләрне җәй дәвамында үз көчләре белән үстергән.
Безнең мәктәпләр елның-елында бизнес-план программасы кысаларында уңышлы гына эшчәнлек алып баралар. Җитештерелгән продукциянең төп өлеше ашханәдә укучыларны ел әйләнәсе тукландыруга тотылса, икенче өлешен сатып уку кирәк-яраклары алуга тоталар. Күп кенә коллективлар эре сәүдә үзәкләре белән килешүләр төзи һәм продукңияләрен аларга тапшыралар.
Мәктәпләр белән беррәттән, политехник көллият коллективы да әлеге чарага зур өлеш керткән. Алар мәйданга бал аерту җайланмаларына кадәр алып чыкканнар иде.
Быел да авыл хуҗалыгы ярминкәләре шәһәр үзәгендә теге яки бу икътисадый зона хезмәтчәннәре тарафыннан оештырылачак. Мондый тәҗрибә үзен уңай яктан күрсәткән. Авыл җирлекләренә авырлык та бераз кими төшә, ассортимент та баерак була,- ди җитәкчелек.