Мамадыш бәйрәм итте! Яраткан шәһәребезгә 234 яшь, ә район оешуына 85 ел тулды. Әлеге даталар быел да зур масштабта һәм күпсанлы кунаклар катнашында билгеләп үтелә. Шулай ук бәйрәм чаралары ТАССР төзелүгә 90 ел, Татарстанның яңа дәүләтчелек булып оешуына 25 ел тулуга һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына да багышланган иде.
Быелгы Шәһәр көне дә районыбыз тарихы битләренә алтын хәрефләр белән кереп калачак. Бәйрәм чаралары төбәгебезнең үрнәк гаиләләре өчен “Вятка“ кафесында башланып китә. Район башлыгы Анатолий Иванов тормыш иптәше Маргарита Семеновна белән бу көнне Мамадышның иң лаеклы парларын кабул иттеләр.
«Президентыбыз Рөстәм Нургали улы башлаган күркәм традицияне без дә дәвам итәргә булдык. Биредә төрле һөнәр ияләре, иң үрнәк гаиләләр чакырылды. Сез безнең горурлыгыбыз. Гаилә ул җәмгыятьнең шатлыгы да, байлыгы да. Оныклар тугач, тормышның кадерен тагын да ныграк белә башлыйсың икән. Район үсешенә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт сезгә»,- диде Анатолий Иванов.
Тантаналы чарага төбәгебезнең авыл җирлекләреннән һәм шәһәрдән 39 пар чакырылган иде. Кунаклар арасында Усали төбәгеннән Мифтахетдиновлар гаиләсе дә бар. Нургаяз әфәнде һәм Румия ханым 32 ел бергә гомер кичерәләр. Хезмәт юллары да бер коллективта үтә. Усали табиблык амбулаториясендә кешеләр сәламәтлеге сагында тора Мифтахетдиновлар.
«Икебезнең дә бер урында эшләве киресенчә, яхшырак та әле. Бер-беребезнең хезмәтен аңлыйбыз, ышанабыз, хөрмәт итәбез»,- ди Нургаяз Мифтахетдинов.
«Мин Нургаязга кешелекле, ачык йөзле, ярдәмчел булганы өчен тормышка чыктым. Һәм аны ирем итеп сайлаганга һичкенә дә үкенмим»,- ди Румия Мифтахетдинова.
Чәй табыны артында үткән чарада үрнәк парларның һәркайсына да рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырылды, ә үзешчән артистларыбыз иң матур чыгышларын багышладылар.
Ә бу вакытта шәһәр үзәгендәге мәңгелек ут янәшәсенә велосипед спортын үз итүчеләр җыелды.
«Бүгенге веломарафон махсус рәвештә шәһәр көне уңаеннан уздырыла. Чарада теләге булган һәр велосипедчы катнаша ала»,- ди Айнур Әгъләмов.
Марафонда катнашырга унбишләп велосипедчы теләк белдергән иде. Алар ЮХИДИ һәм ашыгыч ярдәм машиналары озатуында Совет, Давыдов, Яңа Завод, Җиңү, Азин урамнары аша үтеп Ленин урамына керделәр һәм аннан аска таба Нократ яр буе мәйданчыгына төштеләр. Биредә спорт сөючеләргә баллы бүләкләр тапшырылды.
Ә физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар өчен бу көнне фестиваль үткәрделәр. Әлеге чара Җиңү паркында оештырылды. Мәйданга керү юлында “Кайгырту“ үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге түгәрәккә йөрүчеләр әзерләгән кул эшләнмәләреннән күргәзмә һәм мастер-класслар тәкъдим итте. “Өмет“ социаль приюты хезмәткәрләре дә кунакларны кул эшләнмәләре белән таныштырдылар. Ә парк үзәгендәге аланда бәйрәм чаралары уза.
Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен мондый фестиваль даими рәвештә ел саен диярлек уздырыла. Программа үз эченә концерт номерларын да, төрле спорт ярышларын һәм конкурсларны алган иде. Катнашучылар ераклыкка сикерү, йөгерү, мәргәнлек төрләре буенча көч сынаштылар.
Район эчке эшләр бүлеге каршында ретро автомобильләр янына олысы да, кечесе дә җыелган. Һәркемнең моннан берничә дистә еллар элек эшләнгән автомобильләрне куллары белән тотып, аларның рульләре артына утырып карыйсы килә. Без ГАЗ-69 янәшәсендә тукталдык. Хуҗасы- Фәнил Гаязов икән.
1964нче елгы автомобиль бу. Үзебез җыеп чыктык. Бу эштә улым ярдәм итә. Әлегә чит шәһәрләргә чыккан юк. Авылга еш кайтабыз. Ул Мамадыштан 70 чакрым ераклыкта урнашкан. Сынатканы юк. Озакламый өстенә тент бөркиячәкбез. Планнар үзгәрмәсә, көз айларында шушы машинамда Мәскәүгә барырга ниятлим.
Совет урамының бер өлеше чын әкияти урынга әверелгән иде. Биредә чәчәкләрдән тудырылган могҗизалар яныннан тиз генә китәсе дә килми. Соңгы елларда чәчәкләр үстерү буенча без нидерландлылардан калышмыйбыздыр да. “Чәчәкләр фестивале“ кысаларында шәһәребез учреждениеләре нинди фигуралар гына ясамаганнар иде. Чәчәкләр композицияләре янында үзләре дә табигать бизәкләрен хәтерләткән гүзәл затларыбыз янында фотога төшәргә теләүчеләр санынының да иге-чиге булмагандыр. Бәйрәмгә кайткан данлыклы якташларыбыз, башка мәртәбәле кунаклар да чәчәкләр композициясенә матур бизәк өстәп торган туташлар белән бик теләп фотога төштеләр.
Чәчәкләр фестивалендә “Чәчәкләр королевасы“ номинациясендә “Әкият“ балалары бакчасы хезмәткәре Алия Хангәрәева җиңүче булды. 4нче санлы мәктәптән Татьяна Шишкина, “Ландыш“ балалар бакчасыннан Илнара Гыймаева, “Теремок“ бакчасыннан Алина Мөхтәруллина, безнең коллегабыз Юлия Хәсәнова – икенче-бишенче урыннарда. “Оригиналь үсемлекләрдән композиция“ номинациясендә 1нче санлы мәктәп, “Әкият“ балалар бакчасы һәм “Хыял“ яшүсмерләр клубы; “Әкият геройлары“ номинациясендә “Кояшкай“, “Бәләкәч“ балалар бакчалары, Гришкин башлангыч мәктәбе; “Ел символы“ номинациясендә Красная Горка, коррекцияләү интернат һәм 4нче санлы мәктәпләр беренче-өченче урыннарны бүлештеләр. Махсус номинацияләрдә дә билгеләп үтелделәр: “Миләшкәй“ балалар бакчасы – “Иң яхшы чәчәк ансамбле“; “Сетевая компания“ ААҖ – Алабуга электр челтәрләре филиалы – “Креатив якын килү“ номинацияләрендә хөрмәтләнә.
Район мәгариф бүлеге юбилей даталарына багышлап күргәзмә һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгын чагылдырган музей оештырган иде. Алар шулай ук Совет урамында, ачык һавада эшләде.
Композитор Яруллиннар исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе каршында район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган Шигърият паркы Совет урамындагы халыкны иң күп җәлеп иткән күңелле чараларның берсе булды. Аның сәхнәсеннән җирле әдипләребез Вахит Галиев, Рәим Гобәев, Рафаил Газизов, Вәрис Гали, Владимир Калавшников һәм башка каләм тибрәтүчеләребез халыкны бәйрәм белән тәбрикләделәр, үзләренең иҗат җимешләрен дә бүләк иттеләр. Китапханәчеләребез чираттагы тапкыр үзләренең җырга осталыкларын да күрсәттеләр.