Бүген районыбызның 38 мәктәбендә яңа уку елы башлануын белдереп беренче кыңгырау чылтырады. Шәһәрдәге 2нче санлы лицей коллективы өчен бу уку елы аеруча үзенчәлекле. Мәктәп җитәкчелеге әйтүенчә, ике бәйрәм 1 көнгә туры килгән. Коллектив бүген өр–яңа мәктәпкә килде. Республика һәм район ярдәме белән бинага капиталь ремонт үткәрделәр.
Белем көне уңаеннан узучы тантаналы линейкада район башлыгы Анатолий Иванов та катнашты. Аның белдерүенчә, бу уку елында төбәгебезнең кырыкка якын мәктәбендә 4200дән артык бала белем алачак. Шуларның 448 парталар артына тәүге мәртәбә генә утыра.
Бу уку елында 2нче санлы лицейда 760 бала белем алачак. Беренче кыңгырау 89 сабый өчен тәүге мәртәбә чылтырады.
Белем көне уңаеннан әзерләнгән линейка килгән кунаклар, ветеран укытучыларның котлау сүзләре, укучылар әзерләгән чыгышлар белән үрелеп барды. Тулырак язманы сез безнең каналда иртәгә, 2нче сентябрь кичендә карый аласыз.