2015 елның 29 августында Шәһәр көне бәйрәмендә, Мамадыш районының ГХАТ бүлеге янында тантаналы рәвештә,”Мәһәббәтемне эзлим” дип аталган эскәмия ачылды. Мәҗлестә 11 яшь пар шаһит булдылар. Эскәмия ромашка күренешендә ясалган. Чөнки, ромашка- мәһәббәт һәм тугрылык билгесе булып тора.
Мәҗлесне ачып һәм кызыл шарлар җибәрүдә район башлыгы Анатолий Иванов катнашты. Район башлыгы барлык җыелган кунакларны һәм яшь парларны шушы матур вакыйга белән котлады, һәм һәрбер килгән кунакка мәхаббәттә, хөрмәттә яшәргә теләкләрен җиткерде.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина шулай ук барлык килгән кунакларны тәбрикләде, һәм “шушы эскәмиягә килгән ялгыз затлар үзләренең язмышларын табарлар” – дип мәҗлесне төгәлләде.