Бәхетлеләр–өчәү.

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

Районыбызның тагын өч авыл җирлеге машиналы булды.

Шушы араларда гына Татарстан Дәүләт Советы бинасында Республика көненә багышлап муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән смотр-конкурска йомгак ясалды. Быел 93 муниципаль берәмлек һәм шәһәр округларыннан 7 муниципаль учреждение җиңүчеләр булганнар. Конкурсантлар унбер категория буенча–салым һәм салым булмаган керемнәре, кече һәм урта эшмәкәрлеккә кагылышлы программаларда катнашулары, гражданнарның үзмәшгульлегенә ярдәм итүләре... буенча бәяләнгәннәр. Җиңүчеләргә “Шевроле Нива“, “Форд Транзит“ автомобиләләре ачкычларын Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Автомобильләргә ия булучылар арасында районыбызның Отарка, Албай һәм Никифорово авыл җирлекләре башлыклары Валерий Чернов, Иван Крешков, Сергей Степанов та бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International