Иртәгә Мамадышта зур бәйрәм! Яраткан шәһәребезгә 234 яшь, ә район оешуына 85 ел тула. Әлеге даталар быел да зур масштабта һәм күпсанлы кунаклар катнашында билгеләп үтеләчәк. Бәйрәм иртәсе гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы ярминкәсе белән башланып китә. “Яңа уңыш” дип исемләнгән чараны Совет һәм Гагарин урамнары киселешендә оештырачаклар. Сату иртәнге сәгать 10да башлана.
Бәйрәм кысаларында Районның иң үрнәк гаиләләрен хөрмәтләү, веломарафон, шашка һәм шахмат буенча ишегалды турнирлары үткәрелер дип көтелә. Совет урамында чәчәкләр фестивале, күргәзмә эшләячәк. Үзәк мәйдандагы сәхнәдә мини-мисс конкурсы да оештырыла.
Иртәгә шәһәрдә Шигърият паркы эшләячәк, кәләшләр фестивале, никахларны тантаналы теркәү чаралары узачак. Бәйрәмнең тантаналы ачылышы Нократ яр буенда 18 сәгатьтә. Анда сезне шулай ук концерт программасы, дискотека һәм салют көтә.
Бәйрәм программасының тулы варианты белән районның “Нократ” (“Вятка”) газеталарында һәм безнең “Мамадыш–рт.ру” сайтыбызда таныша аласыз.