Мамадыш яр.

2015 елның 28 августы, җомга
Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җиде айлык нәтиҗәләр буенча машина белән сыер саву алдынгыларын билгеләде. Җиңүчеләрне ачыклаганда терлекчеләрнең карамагында ничә сыер булуы да исәпкә алынган. Алдынгылар исемлегендә районыбызның “АПК “Азык-төлек программасы“ җәмгыяте операторы да бар. Беренче урында – күршебездәге Кукмара районының “Урал“ хуҗалыгы сыер савучысы Наилә Мифтахова. Җиде айда ул һәр сыердан 6993 килограмм сөт савып алган. Ә “АПК “Азык-төлек программасы“ операторы Наталья Бабатьева бер сыердан 5645 килограмм сөт савып алуга ирешкән. Ул – бишенче урында. Ел ахырына кадәр аның күрсәткече 10 мең килограммга туларга мөмкин. Шулай итеп ул Мамадыш районының беренче унмеңчесе булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International