Мамадышта Чапаев уракмындагы скверны төзү эшләре дәвам итә.

2015 елның 28 августы, җомга
Татарстанда парклар һәм скверлар елы уңаеннан торгызылучы объектны төзү эшләренә бүген шәһәр оешмалары коллективлары кушылды. Яңа мәйдан өлкәннәр өчен ял урынына әверелергә тиеш, балалар өчен Нократ яр буенда мондый мөмкинлекләр тудырылган инде. 2,5 гектар җирдә агачлар һәм куаклар гына түгел, машина парковкасы, бию мәйданчыгы һәм көймәләр өчен тукталыш та булачак. Скверны эксплуатациягә агымдагы елның 29нчы августында, шәһәр көнендә тапшырырга планлаштыралар. 
Баш архитектор Рамил Миңнеханов сүзләренә караганда, бүгенге көндә сквер территориясендә 2300 квадрат метрга брусчатка түшәлгән, яктырткыч баганалар урнаштырылган. Нократ һәм Ушма елгалары участогы кечкенә сортлы алмагачлар, ясмин, кәстәнә, гөлҗимеш, бадәм агачларына бай булачак.
 
Әлеге объектны тапшырганнан соң, төзүчеләр күпернең уң ягына күчәчәк. Көзен бирегә берничә тонна ком кертелә. Проектчылар әйтүенчә, бер яктан икенчесенә күпер астыннан узучы махсус юл аша чыгы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International