Мамадышта суррогат исерткеч эчемлекәр белән көрәш дәвам итә.

2015 елның 28 августы, җомга
Казахстанда җитештерелгән 153 литр аракы , Рәсәйнең башка субъектларында эшләнгән 263 литр алкоголь әйләнештән алынган. Өй шартларында әзерләнгән, составында спирт булган 695 литр сыеклык юк ителгән. 2015 нче елның 6 аена булган саннар шулар. Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм район Башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә бу юнәлештә эш дәвам итә. Нәрсә яна, шуның белән тамак чылаталар. Бу икътисади кризистан чыгуның иң ансат юлы, кулланучыга да, җитештерүчегә. Контрофактның зыяны исә икенче урында. Алкоголь һәм составында спирт булган сыеклыклардан агуланулар саны бүгенге көндә 100 мең кешегә 20 нисбәтендә. Мамадышта бер 45 яшьлек ханым этил спирты белән агуланып һәлак та була. 
Агуланучыларның яртысыннан күбрәге этил спиртыннан, 5 проценты метанол, пропанолдан зыян күргән. Зыян күрүчеләр ялган алкоголь, пыяла чистарткыч, антифриз, этиленгликоль, алкогольле парфюмерия эчкән. Соңгысын исә, кеше эчә дип сатуны тыеп булмый, диләр беләгечләр.
 
Узган атнада ведомоствоара эшче төркеме Кама урман хуҗалыгы төбәгендә булып кайтты. Сухой Берсут авылында бер ханым 1 литр көмешкә, узган айда Соколкада 58 яшьлек ханым, киресенчә, аракы сатканда эләгәләр. Бәяләре , чагыштырмача арзан була. Хәер, кибетләрдә дә спиртлы эчемлекләргә төрле хак куела.
Сыйфатсыз спиртлы эчемлекләр куллану, ахыр чиктә, авыр чирләргә, үлем очракларына китерә, гаиләләрне тарката, киләчәккә аяк чала. Бер үк вакытта ул икътисадка да зур зыян китерә. Закон бозу очраклары хакында сез дә хәбәр итә аласыз. “Халык контроле” мәгълүмати системасына гына түгел, 8(843)278-92-79 телефоны буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе “кайнар линиясе”нә яки 02 телефоны буенча полициягә шалтыратып хәбәр итәргә өндибез. Яисә,район хакимияте, “Магнит” кибетләрендә, хастаханәдә, “Олимп” сәламәтләдерү үзәгендә урнашкан “халык почтасы” на языгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International