Мамадышлыларга уңышлар теләп калабыз.

2015 елның 28 августы, җомга
Яңа Комазан егете туган авылына багышланган гәҗит чыгара.
Ильяс Хәбибуллин туган ягына карата мәхәббәтен гәҗит аша белдерергә булган. Әлеге фикергә алар абыйсы Азат белән килгәннәр. “Туган авылым” дип исемләнгән гәҗит Яңа Комазан һәм Көек Ерыкса авылларының килеп чыгу тарихына багышланган. Шулай ук, басма битләрендә дин, спорт, мәктәп дөньясы, белдерүләр, 
котлаулар, сорау-җавап һәм башка сәхифәләрне күрергә мөмкин. 

-Быел мин 11нче сыйныфка барам. Биология, химия фәннәренә өстенлек бирсәм дә, иҗат белән кызыксынырга да вакыт табам. Гәҗитнең исемен үзем уйлап таптым. Әлегә аны үз акчабызга бастырабыз, ләкин киләчәктә спонсорлар табылыр дип өметләнәбез. Гәҗитне айга бер тапкыр 200 тираж белән басарга ниятлибез. Безнең зур эшебездә ярдәм күрсәткәннәре өчен “Татмедиа” АҖ филиалы “Нократ” (“Вятка”) информечатенә рәхмәтемне белдерәм, - диде үз авылы өчен җанатучы. 
Бүген “Туган авылым” гәҗитенең тәүге тиражы дөнья күрде. Аны Яңа Комазан һәм Көек Ерыкса авыллары кибетләрендә һәм почта бүлекчәсендә нибары 40 сумга сатып алырга мөмкин.
Ильяс Хәбибуллин белән булган әңгәмәне дүшәмбе көнне 13.10 сәгатьтә “Нократ дулкыннары” радиосында тыңлый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International