Республикада ятим балаларның яшүсмерләр вакытлыча тотыла торган приютлардан качу очраклары ешайган.

2015 елның 28 августы, җомга
Республикада ятим балаларның яшүсмерләр вакытлыча тотыла торган приютлардан качу очраклары ешайган. 2015 нче елның беренче яртыеллыгында шундый 9760 очрак теркәлгән. Әлеге күренешләр безнең төбәктә дә күзәтелмәсен өчен Мамадыш районы буенча балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге профилактика эшләре алып бара. Рәсәй буенча 2015 нче елда балигълык яшенә җитмәгән 9 меңнән артык яшүсмер бала үз теләге белән приют территорияләреннән чыгып китә. Нәтиҗәдә, күзәтүсез калган 58 яшүсмер җинаять корбаны, 17 се – һәлак була. Моңа сәбәп, тәрбиясез калган балаларны һәм яшүсмерләр арасындагы хокук бозуларны профилактикалау органнарның үз эшләренә җавапсыз мөнәсәбәте. Безнең төбәктә мондый күңелсезлекләр теркәлмәсә дә, районыбызның “Өмет” социаль приютында һәм коррекцияләү мәктәпләрендә махсус тикшерүләр үтте. Учреҗденияләрнең саклык чаралары белән тәэмин ителеше бәяләнде. Ике объектта да видеокүзәтү җайланмалары, янгын сигнализациясе, сменалы кизү тору оештырылган. “Өмет” балалар приютына гына бинага килеп керешкә “контроль доступа”, ягъни турникет урнаштыру киңәш ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International