27 август көнендә тантаналы рәвештә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Гарифуллинар гаиләсе улларына Фирнас исемен биреп, сабыйларның беренче документларын алырга килделәр.

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

2015 нче елның 21 нчы августында Мамадыш районының Гарифуллиннар гаиләсендә сөенчле вакыйга, якты дөньяга уллары туа. Һәм бүген 27 август көнендә тантаналы рәвештә Мамадыш районы ГХАТ бүлегенә улларына Фирнас исемен биреп, сабыйларының беренче документларын алырга килделәр.

Фирнас - гарәп исеме. Ул исем “арыслан кебек көчле”не аңлата. Аның тәрҗемәсе- көчле рухлы, каты, максатка омтылышлы ир кеше булуын белдерә. Андый исемле малайлар нык һәм кыю холыклы, олы кешеләргә һәм балаларга игътибарлы булалар. Инде Гарифуллиннар гаиләсендә сирәк  очрый торган Фидель  исемле олы уллары бар.

         ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина яшь ата-ананы гаиләләрендә сабый туу сөенече белән тәбрикләде. Гаиләгә улларының беренче документын – туу турында таныклыкны, һәм ГХАТ бүлегенең исемле котлау хатын бүләк итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International