Мамадышка яңгырлар килә.

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, республикада бүген һава торышы сизелерлек үзгәрәчәк. Якын көннәрдә бездәге һава торышына антициклон тәэсир итәчәк. Шунлыктан, бүген көндез көнбатыш районнарда яңгыр яву ихтималы бар. Урыны белән яшен, тизлеге секундына 15-20 метрга җиткән көчле җил булу мөмкинлеге дә фаразланыла.
Мамадышта температурасы төнлә – 15-17, көндез 23-27 градус җылы булачак.
Шимбәдән башлап, яңгырлар ешая, яшеннәр күзәтелә. Һава температурасы да төшәчәк: төнлә – 9-12, көндез исә 17-20 градустан артмый.
 Якшәмбе көнне яңгырлар явачак. Яшен булу ихтималы да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International