Ашыккан ашка пешкән.

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе
Күпсанлы кисәтүләргә карамастан Мамадышның машина йөртүчеләре юлларда тизлек режимын әле дә арттыра.
Узган тәүлек эчендә генә дә Мамадыш юлларында берничә хокук бозучы тоткарланган. Алар арасында рөхсәт ителгән тизлекне арттыручылар һәм баланың кәнәфие булмаганы да очраган. Аларга 500 дән алып, 1500 күләмендә штраф каралган. Баланы машинада кәнәфисез йөртүче әти-әнигә исә 3000 сум штраф түләргә туры килә.
-Юл йөрү 
кагыйдәләрен үтәмәүчеләр, аеруча тизлек режимын арттыручылар арасында яшьләр дә, өлкәннәр дә бар. Моның ише хокукларны бозып, без үзебезнең һәм якыннарыбызның гомерен куркыныч астына куябыз. Юлларда имин һәм сак булсак иде, - диде Мамадыш районы ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча баш инспекторы Рамил Шиһапов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International