Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хәҗиев хәбәр итүенчә, агымдагы ел мамадышлылар өчен уңышлы булган. Район буенча эссе сугу, гөмбәләр белән агулану очраклары да күзәтелмәгән.
-Июнь аенда берничә көн югары температура сакланса да, җәйнең калган өлеше яңгырларга бай иде. Шунлыктан хастаханәгә эссе сугып мөрәҗәгать итүчеләр булмады. Башка авырулар исә һәр елдагыча күзәтелде, - дип белдерде Дамир Хәҗиев.