Дәүләт ветеринария берләшмәләрендә яшь белгечләрне эшкә җәлеп итү максатыннан, 30 яшькә кадәрге хезмәткәрләргә өч ел буена хезмәт хакларына ай саен өстәмә түләнәчәк.
Мондый карарны ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе кабул иткән. Шулай итеп, югары һөнәри белеме булган белгечкә – 10 000 сум, урта белеме булган белгечкә 8 000 сум өстәмә акча түләнәчәк.
Моннан тыш, ветеринария өлкәсендә эшләргә теләүче яшь белгечләргә эшкә алынганда ук социаль-көнкүреш хәлләрен яхшырту өчен бер мәртәбә бирелә торган ярдәм күрсәтелә. Анысының суммасы да төрле. Әйтик, хезмәткәрнең тиешле махсус белеме булмаса, ул бер мәртәбә – 15 000 сум акча ала. Урта махсус һөнәри белеме булган белгечкә – 25 000 сум, югары һөнәри белемлесенә – 35 000 сум акча бирелә, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.