Анатолий Иванов күзгә-күз карап аралашу яклы.

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Вконтакте" социаль челтәрендә шәхси битен теркәде. Рөстәм Миңнехановның рәсми аккаунт адресы бик гади, үз исем-фамилиясенең баш хәрефләреннән аллынган . Биредә Рөстәм Миңнехановның берничә берләшмәгә кушылуы да күренә. Алар – "Доброе утро, Татарстан!", "Парки и скверы Татарстана" һәм "Республика Татарстан" төркемнәре. Анатолий Иванов та социаль челтәрдә теркәлсә уңайлы булыр иде, дигән фикердә кайбер райондашлар. Әмма район башлыгының фикере үзгә.

- Мамадышта мин көн дә кызыксынып карый торган ике төркем бар инде. Беренчесендә 10 меңләп, икенчесендә 15 меңләп язылучы. Хәзерге вакытта халык белән элемтәгә керү өчен чикләр юк. Ә минем өчен иң кыйммәтлесе - вакыт. Миңа калса, күзгә-күз, җанлы аралашу иң отышлысы. Район халкының күп кенә сорауларына без газета, тв-радио аша җавап кайтарабыз. Интернетта онлайн-аралашуны кварталга бер оештыру мөмкин эш, минемчә, - дигән фикере белән уртаклашты район башлыгы Анатолий Иванов


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International