Мамадыш районы ветераннары «Кама» лагерына юл тотты.

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе
Бүген Мамадыш районының туган төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре һәм Гөлнәзирә Талипова җитәкчелегендәге ветераннар, Бөек Ватан сугышы чорында туып үскәннәр “Кама” лагерына юл тотты. 
Әлеге лагерьда Мамадыш районыннан гына түгел, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән ял итәргә килгән малайлар һәм кызлар бар. Мәскәүдән килгән балалар моңа дәлил булып тора.
 
Бүген биредә укучыларны районыбыз тарихы белән таныштырачаклар, туризмны үстерү буенча чыгыш ясыячаклар, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан илебез өчен авыр булган дәһшәтле сугыш еллары хакында әңгәмә алып барачаклар һәм кыска гына концерт программасы белән лагерьдагыларның күңелен күрәчәкләр.
Балалар да җавапсыз калмый. Алар кунаклар хозурлыгына үз чыгышларын тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International